Алтын урталык. Love is.. · страница 12 из 12
Страница 12 из 12

Love is..

7 января 2026, 20:15

Мин артта уңда, син алдагы көзгегә,
Спорт кофтасы һәм челтәрле кием,
Син музыканы каты борасың, йөзгә,
Мин синең татуга карап хаман биим.

Син минем карашны көзгедән күрәсең,
Монолог. Бәхет шундый була ул:
Йокы, кар, мәхәббәт, һаваны сизәсең,
Таңга кадәр, яки иртән сөйләшү, юл.

Кара: йолдызлар күктән идәнгә,
Бүген куңелләргә шатлык кереп.
Ләкин нәрсә буласын әйтсән иртәгә,
Мин борылып китәрмен кебек.

Мин уз стилемдә, сиңа ул ошый,
Тавышымны әйләндереп торасың,
Синең график бик сирәк бушый,
Туеп, кабат җырларымны куясың.

Авызымда минем жвачка "Love is",
Туры килми  кәгаздәге сузләре,
Барысы да җитә, начар түгел без,
Миңа гына карап тора күзләрең.

Кара помаданы кулмәккә буямаска,
Проблемаларның барысын чишергә,
Юкка синең тырышуың җырламаска,
Янә бергә көлер өчен күрешергә.

Мин чынлап тирән уйга баттым:
Блин, нигә син шундый матур?
Беренче мәртәбә күреп каттым,
Ник йөрәккә ук атты амур?