Страница 3 из 12
Кешелеклек.
6 февраля 2018, 19:52
Әгәр начарлык эшләсәң,
Ул сиңа кире кайтыр,
Кешеләрне күп рәнҗетсәң,
Үзеңә авыр булыр.
Нигә кирәк бу дөньяда
Рәнҗетү, кыерсыту,
Бәгырьләргә үтәрлек,
Үксеп-үксеп елату?
Әй, кешеләр, башыгызны,
Күтәрмәгез бик өскә!
Кеше күңелен әрнетеп,
Ирешә алмассыз күпкә!