Страница 7 из 12
Йөрәк ярасы.
23 февраля 2018, 17:02
Минем хатаммы бу? Ялгышыммы?
Әллә уйлап тапкан авырлык?
Әрнеттеләр алар күңел кошымны,
Чыгу юлын инде мин табарлык.
Тормышымнын мәгъңәсенә әверелде,
Зур өметләр минем алдымда,
Юлда очраткан сынаулар куркытты,
Әйтә алмаслык сүзләр җанымда.
Белмим, әллә мин җүләрме?
Син дә мине өзелеп яратасың бит.
Миңа булган хисләрең сүнәрме?
Юк, җаным, минем янымнам син кит!
Мин көләм хәзер, уйларымнан көләм,
Бу шигырьдә бик зур мәгънә бар,
Урамымда җәелгән ап-ак келәм,
Шыгыр-шыгыр иткән кышкы кар.