Алтын урталык. Тынычлык. · страница 5 из 12
Страница 5 из 12

Тынычлык.

6 февраля 2018, 19:57

Тамчыдан күл җыела,
Чебеннән фил ясала,
Күңелләрем ярсына,
Зур көч бирче барсына.

Тынычлык сорыйм синнән,
Я, Аллаһ, Раббым, Ходам.
Елмаясым килә, көләсем,
Миңа нигәдер бик ямансу.

Кашык төшсә дә елыйм,
Кеше узса да елыйм,
Бер  күз йомып, ятып торсам,
Йоклап-торып тагын кызам.

Вакыт җитми диябез,
Тик җитә ул һәркемгә,
Көч-хәл кирәк, Аллабыз,
Адашканбыз гомердә.