Страница 2 из 12
Минем яратуым.
6 февраля 2018, 19:49
Вакыт уза диләр, вакыт дәвалый,
Тик йөрәгем нигәдер әрни.
Яраларга кагылмыйча булмый,
Хаман сине куңелем уйлый.
Күз яшьләрен сөртәм, елмаям мин,
Нишләргэ сон? Кешелэр карый.
Кая киттең, нигә ташладың син?
Мине тормыш тагын алдалый.
Карар идем бер тутырып кузләреңә,
Язар идем утырып хатлар,
Тик, артта калды, бик еракта,
Шул куңелле, элекеге чаклар.
Яратам мин сине ничә еллар буе,
Йөрәгемнән чыкмыйсың нигә?
Томан эчендә мин, томан куе,
Мәхәббәтең очтымы күккә?
Синнән башка үземне күрә алмыйм,
Дусларыма моны әйтмим шул,
Синдәй матурларны таба алмыйм,
Минем яратуым - минем серем ул.