Страница 11 из 12
Чаршау.
28 февраля 2018, 06:51
Тормышка ашмаган бар нәрсә дә,
Йөрәктә сакланган зур хисләр,
Тиз кабынып янган өметләр дә,
Мин, Илүзә, эшли алам ниләр?
Инде нокта куелды барсына,
Күңлем сине барыбер сагына,
Ничә еллар дәвамында ярсына,
Хушлашабыз, моңсу аз гына.
Нигә соң бу шигырь язылды ?
Иң соңгы, "Алтын урталыгым"да,
Яңа битләр сызылып куелды,
Шатлыклар монда, кайгыларым да.
Әйе, хәзер чаршауны мин төшерәм,
Бу йомгакны тулысынча сүтәм
Чынбарлыкны күпләрдән яшерәм,
Һәм барысын да онытып китәм.