Ялгыш адым. Күзләр очраша. · страница 11 из 11
Страница 11 из 11

Күзләр очраша.

20 ноября 2022, 20:38

Бу юлы да ялгыштым сыман.
Юлларыңа саксыз гына чыгып,
Бер карасам: тирә-юньдә томан,
Күрешүне көттем бит зарыгып.

Аяк бастым тагын,
Койма аша кердем.
Икенче өй дигән ерак җирләргә.
Бервакытны сине күреп алдым.
Ник тартылдым икән бөек үрләргә?

Минем өчен күзләрең - ул ялкын уты.
Беләм, әлбәттә, син дә сизәсең,
Йөрәгемдә күзләр очрашунын һәр минуты.
Килә бит барлык уйларыңны беләсем.