Ялгыш адым. Һәр кешенең үз кайгысы, үз зары.. · страница 9 из 11
Страница 9 из 11

Һәр кешенең үз кайгысы, үз зары..

2 июля 2021, 14:02

Кәефеңне төшерерлек көннәр була,
Һәм шул вакыт синең куңелең тула.
Аңлап булмый бу тормышның ямен,
Һәркемдә үз күз яшьләре тәме.

Һәр кешенең үз кайгысы, үз зары бар,
Бу язмышның юллары да кемгәдер тар.
- Ник карыйсың өстә торган "йолдызларга"? -
Дигән сүзләр ярдәм итә алмый аңа.

Якын кеше елмаюы кирәк монсына,
Туганнары кайтсын өчен әзер барсына.
Язмыш аның белән усал итеп уйный,
Ә ул хаман ерактагы ярын уйлый.

Ул сагына Туган җирләрен,
Авылында элек йөргән юлларын,
Тауда салкын чишмә чалтырап ага,
Йөгереп йөри урамдагы бала-чага.

Мин дә көннәремне шулай үткәрдем,
Борма иде юлым минем, киртәле,
Йөземдәге елмаюым хәзер үтмәс,
Ә мәхәббәт тарихыбыз әле бетмәс..