Ялгыш адым. Моңсу миңа. · страница 1 из 11
Страница 1 из 11

Моңсу миңа.

26 июля 2018, 23:19

Моңсу минем күңелемә,
Нәрсәдер җитми кебек.
Ятар идем авыл үләненә
Каз бәбкәләре кебек.

Җан җылысы җитми миңа,
Елмаюым кая киткәндер?
Диварлары таушалган бина,
Туктагыз, бәлки җиткәндер!

Мин күп сынаулар уздым,
Хаталары юкка чыкмады,
Кеше бәхетенә кул суздың,
Әле күңелең сагыш тоймады.

Бу сагыш күңелемне тырный,
Синен тормышың чәчәк атадыр,
Җаным минем хаман дәва сорый:
- Бәлки соңрак сиңа кайтадыр?

Моңсуланмый мөмкин түгел,
Авыр вакытларны без үтик,
Син уйлыйсың, хисләр - ул көл.
Сынау арты сынау, без көтик.