Страница 7 из 11
Сынаулы юл.
16 декабря 2023, 17:59
Киң диңгезләр, зур сахралар кичеп,
Үтә кеше тормыш юлыннан.
Тирән сазлык, күлләр узып,
Качып булса иде барыннан.
Булсаң иде кечкенә бер кош,
Очсаң иде зәңгәр күкләрдә.
Җылы якта уздырып һәр кыш,
Кайтсаң иде туган җирләргә.
Моңлы көйне тыңлап ятсаң иде,
Әкрен җил тирбәтә дулкынны.
Авырлыклар истән чыкса иде,
Тик югалтмас булыйк өметне.
Горур яшик бу шаулы дөньяда,
Кеше хөрмәт итәрлек син бул.
Булса синең юлың бик борма да,
Җиңел үтәр ул сынаулы юл.